news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай музеенда рәссам Марат Әфләтуновның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда рәссам Марат Әфләтуновның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылу тантанасына район җитәкчеләре, рәссамның туганнары, дуслары, классташлары, укучылар, гомумән, сәнгать сөючеләр килгән иде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы урынбасары Роза Галиева барлык азнакайлылар исеменнән якташ рәссамны тәбрикләп муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп, иҗат итүче рәссамның балачагы һәм үсмер еллары Азнакай районы Актүбә бистәсендә узган, шушында сәнгать дөньясына үзенең беренче адымнарын ясаган.

Марат Әфләтүновның иҗаты үзенчәлекле. Ул гади һәм гельле карандаш белән графика стилендә портретлар ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot