Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай муниципаль районыннан тыл хезмәтчәне Рабига Шәйхетдинова 100 яшен билгеләп үтә
Татарстанның Азнакай районында 15 ноябрьдә 100 яшен тутырган тыл хезмәтчәне Рабига Хәлим кызы Шәйхетдинованы хөрмәтлиләр. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Рабига Хәлим кызы Азнакай районының Сарлы авылында туган, урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Тымытык авылында тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм укудан соң колхозда эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
1953 елда Рабига Хәлим кызы Нурулла Габдулла улына кияүгә чыга. Никахта дүрт бала туа. Сугыштан соңгы елларда Рабига Хәлим кызы авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә: фермада механизатор, машинист-моторист, пенсиягә чыккач клубта эшли.
Фидакарь хезмәте өчен ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы истәлегенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәзер ветеранның олы кызы Ижевск шәһәрендә, икенче кызы Пензада, ә улы һәм кече кызы Сөендек авылында яши. Бүген Рабига Хәлим кызы – ун оныкның, сигез оныкчыкның яраткан әбисе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз