news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай муниципаль районы башлыгы футбол манежы төзелеше белән танышты

Азнакай муниципаль районы башлыгы футбол манежы төзелеше белән танышты
"Азнакай"

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин футбол манежы төзелеше белән танышты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Очрашуларда халык спорт комплексы сораган иде. Яңа Юлда балалар, яшьләр күп яши. Футбол манежы аларны тартып торучы үзәк булыр дип ышанам. Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановка рәхмәтлебез, республикабызда балалар һәм яшьләр спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Август ахырында объект файдалануга тапшырылырга тиеш», – диде Марсель Шәйдуллин.

Бүгенгесе көндә монда нигез салу эшләре төгәлләнеп килә. Манеж ябык булачак, димәк ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Янында машиналар кую урыны, тирә-ягын яшелләндерү һәм төзекләндерү дә каралган.

Былтыр республика программасы буенча мондый объект Норлат һәм Минзәлә шәһәрләрендә төзелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot