Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай мөхтәсибәтендә Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
19нчы июльдә Азнакай шәһәренең «Тау» яшьләр үзәгендә ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча Россиякүләм ачык бәйге узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең максатлары булып халык арасында Коръәнне яттан, хатасыз укуга өндәү, Коръәнне белү дәрәҗәсен арттыру, яттан өйрәнүгә омтылышны көчәйтү тора.
Бәйге өч номинация буенча узачак: Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз); Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү; «Һәфтияк Шәриф» китабын яттан белү («Фатиха», «Әл-Бәкара» сүрәсенең беренче биш аяте, «Йәсин» сүрәсен, «Әл-Фәтх» сүрәсеннән Коръәннең ахырына кадәр).
Бәйгедә Россия гражданы булган төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала.
Бәйгедә катнашучыларны жюри яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) карап бәяләячәк. Татар мәкаме белән Коръән укучыларга өстәмә баллар язылачак.
Жюрига Татарстанның иң яхшы Коръән белгечләре кертелгән.
Беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр каралган. Моннан тыш, барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алачак, диелә хәбәрдә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 2025нче елның 9нчы июленә кадәр aznislam@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз