Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай мөхтәсибәтендә «Әсләм» IX Коръән укучылар бәйгесе узды
18 июльдә Азнакай шәһәренең «Тау» яшьләр үзәгендә ир балалар һәм ир-атлар арасында «Әсләм» IX Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай мөхтәсибәте һәм Шакировлар гаиләсе тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгенең максаты – Коръәнне яттан, хатасыз укуга өндәү, Коръәнне белү дәрәҗәсен арттыру, яттан өйрәнүгә омтылышны көчәйтү.
Бәйге өч номинация: Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз); Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү; «Һәфтияк Шәриф» китабын яттан белү (»Фатиха», «Әл-Бәкара» сүрәсенең беренче биш аяте, «Йәсин» сүрәсен, «Әл-Фәтх» сүрәсеннән Коръәннең ахырына кадәр) буенча узды.
Конкурс барышында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан җыелган 80 катнашучы көч сынашты. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны мөхтәрәм җитәкчеләр сәламләде. Катнашучыларны сәламләп, мөфти Камил хәзрәт исеменнән Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин иң изге, җылы теләкләрен җиткерде.
Коръәнне яттан сөйләүчеләргә ислам фәннәре докторы, КИУның Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры, «Татар-хафиз» проекты җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде. Жюри яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) игътибар итте. Татар мәкаме белән Коръән укучыларга өстәмә баллар язылды.
Бәйгедә җиңүче булып Самарадан Дилшод Магзумов танылды, ул «Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз)» номинациясендә беренче урынны яулады. Аңа гомрәгә юллама бүләк иттеләр.
Түбән Камадан Ильяс Сабитов «Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү» номинациясендә җиңү яуласа, «Һәфтияк Шәриф» китабын яттан белү»дә Түбән Камадан Әхмәт Фәхретдиновка тиңнәр булмады.
Әлеге чара барышында катнашучылар һәм чакырылган кунаклар танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алды, аның рухына багышлап дога кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз