news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай мөхтәсибәтендә «Әсләм» IX Коръән укучылар бәйгесе узачак

18 июльдә Азнакай шәһәренең «Тау» яшьләр үзәгендә ир балалар һәм ир-атлар арасында «Әсләм» IX Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтәчәк. Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бәйгенең максатлары булып халык арасында Коръәнне яттан, хатасыз укуга өндәү, Коръәнне белү дәрәҗәсен арттыру, яттан өйрәнүгә омтылышны көчәйтү тора.

Бәйге өч номинация буенча узачак: Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз); Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү; «Һәфтияк Шәриф» китабын яттан белү («Фатиха», «Әл-Бәкара» сүрәсенең беренче биш аяте, «Йәсин» сүрәсен, «Әл-Фәтх» сүрәсеннән Коръәннең ахырына кадәр).

Бәйгедә Россия гражданы булган төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала. Һәр кеше бер генә номинациядә катнаша ала.

Бәйгедә катнашучыларны жюри яттан белү дәрәҗәсенә, тавышына һәм дөрес укуына (тәҗвид) карап бәяләячәк. Татар мәкаме белән Коръән укучыларга өстәмә баллар язылачак.

Жюрига Татарстанның иң яхшы Коръән белгечләре кертелгән.

Беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр каралган. Моннан тыш, барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot