news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай мәктәпләрендә «Цифр дәресе» булды

Азнакай мәктәпләрендә «Цифр дәресе» булды

Азнакай районы мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә «Цифр дәресе» узды. Шәһәрнең 4 нче лицеенда ул «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасына багышланды.

Анда Татарстан сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, лицей директоры Ильмир Шәйдуллин катнашты. Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Дәресләр сериясе уку елы дәвамында бара. Бүген 10 нчы сыйныф укучыларына виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык турында аңлатабыз. Виртуаль чынбарлыкта махсус шлем ярдәмендә бары виртуаль мохитне генә күрергә була. Тулыландырылган чынбарлык – ул гамәлдәге чынбарлыкка компьютерда модельләштерелгән катламнарны өстәп, аны тагын да киңкырлырак,  тәэсирлерәк итү. Ул махсус кушымталар ярдәмендә мобиль җиһазларда кулланыла», – ди информатика укытучысы Алсу Кучумова.

Хәзерге заман балалары өчен цифрлы технологияләр дөньясы кызыклы һәм алар аның мөһимлеген аңлыйлар. Кунаклар да бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

«Без бу дәресләрдә цифрлы технологияләрдән кулланырга өйрәнәбез, яңа мәгълүмат алабыз. Алар безгә тормышта да ярдәм итә», – ди 10 нчы сыйныф укучысы Нәзилә Рахманова.

«2022 ел Татарстанда цифрлы технологияләр елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан республикада бик күп чаралар уздырыла. Мәктәпләрдә «Цифр дәресе» – шуларның берсе.  Әлеге дәресләр укучыларга һөнәр сайларга да ярдәм итәр дип ышанам, чөнки цифрлы икътисад өлкәсендә илдә белгечләргә ихтияҗ зур», – ди Искәндәр Баһаутдинов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100