news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан остазлар белән киңәшмә булды

Азнакай мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан остазлар белән киңәшмә булды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

Азнакайның үзәк мәчетендә уку елы тәмамлану уңаеннан укытучы остазлар белән киңәшмә-уку уздырылды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты һәм остазларны уку елы тәмамлану белән тәбрикләде, дини кыйммәтләрне таратуда зур өлеш керткән, халыкка коръән сөннәт өйрәтүдә күп көч куйган остазларга олы рәхмәтен белдерде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Семинар укуда Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин «Азнакай мөхтәсибәтенең 2023-2024 елда эшчәнлеге белән таныштырды. Расих хәзрәт Габделвәлиев «Корбан чалу – Аллаһка шөкеребез»; Рәфис хәзрәт Мөхәммәтов «Рамазанда кылынган гомрә –пәйгамбәребез сгв белән кылынган хажга тиң»; остаз Мәрьям Шәйдуллина «Мәктәпләрдә әдәп-әхлак сыйныф сәгатьләренең файдасы» дигән темаларга чыгыш ясады.

Семинарда бер төркем хәзрәтләргә шәһадәтнамәләр, аеруча фидакарьлек күрсәткән остаз-укытучыларга, юбилярларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Соңыннан фикер алышу булды, сорауларга җаваплар бирелде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100