news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай мәчетендә «Ислам динендәге хатын-кыз» дигән темага очрашу булды

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә «Ислам динендәге хатын-кыз» дигән темага багышланган мөслимәләр очрашуы үтте. Анда Азнакай хатын-кызлары, мәчетләрдә белем бирүче мөгаллимәләр, шулай ук килгән кунаклар катнашты.

Кичә Коръән аятьләре укудан башланып китте. Аны дәвам итеп, чараны оештыруда катнашкан Эльза ханым Гарифуллина хатын-кызларга җәмгыятьтә мөслимәләрнең ролен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында татар халкы мирасын популярлаштыру, үсеп килгән буын белән эшчәнлекне арттыруга кагылган мәсьәләләр турында сөйләде. Бу хакта «Азнакай-информ» хәбәр итә.

Мөгаллимә Сирина ханым Сәхбетдинова якынаеп килүче Рамазан ае турында искә төшерде. «Ураза башланырга аз гына вакыт калды. Һәрберебез өчен дә көтеп алынган зур нигъмәт, бәрәкәт, бәхет һәм шулай ук бүләк булып тора бу ай. Димәк, бу айда күбрәк гыйбадәт-изгелекләр кылып Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә тырышырга тиешбез», – диде ул.

Чараның төп өлешендә ханымнар яулык бәйләү серләренә өйрәнде һәм токмач басып, аны оста хуҗабикәләр кебек кисү буенча мастер-класста да катнашты. Күңелле викторинада да көч сынаштылар, бергәләшеп сорауларга җаваплар эзләп, гыйлем алдылар.

Чара ахырында киләчәккә яхшы өметләр баглап, ихлас теләкләр теләп дога кылдылар, бергәләп намаз укыдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100