Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай лицее укучылары балы Укытучылар һәм остазлар елына багышланды
Азнакай шәһәренең 4нче лицеенда Укытучылар һәм остазлар елына багышланган «Бал – илһам чыганагы» дигән семинар-практикум узды. Район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, әти-әниләр башта интерактив мәйданчыклар белән танышты.
Укучылар Бөек Ватан сугышы, «Аулак өй» күренешләрен, татар халкының милли бизәкләре күргәзмәсен, «Без тарихта эзлебез» дигән иҗади чыгышларын, «Үсеш ноктасы» үзәге, яшь экологлар һәм «Сәләт-Азнакай» клубы әгъзалары эшчәнлеген тәкъдим итте. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.
Аннан соң кунакларны лицейчылар балы көтте. Анда беренче сыйныфлардан алып унберенче сыйныфларга кадәр катнашты. Алар «Вару-вару», «Полька», «Вальс», «Менуэт» биюләрен башкарып, үзләренең укуда гына түгел, сәнгатьтә дә осталыкларын күрсәтте.
«Мәктәп күп кенә юнәлешләр буенча районда алдынгылардан. Балга да ныклап әзерләнгәннәр, педагогларны, укучыларны, әти-әниләрне берләштерә торган бик матур бәйрәм булды», – муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Быел 4нче мәктәпнең ачылуына – 60 ел, ә лицей статусы алуына 10 ел тула. Бал уздыру күркәм традиция булып шул чордан бирле дәвам итә. «Пандемия чорында гына ул туктап торган иде һәм менә кабаттан яңартып җибәрдек. Аны үткәрүдә ярдәм иткән депутатыбыз Рөстәм Дәүләтшинга зур рәхмәтлебез», – ди лицей директоры Ильмир Шәйдуллин.
Укучылар да бәйрәмнән зур тәэсирләр алган. «Айлар буе репетиция ясадык, биергә өйрәндек. Без элекке тарихи чорларга, традицияләргә кайткан кебек булдык. Үзебезгә бик ошады, кунакларга да ошагандыр дип ышанабыз», – ди 9нчы сыйныф укучысы Розалина Шәрифуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз