Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай кызлары калфак тегү серләренә өйрәнде
Азнакайның Мәндәй мәдәният йортында калфак тегү буенча мастер-класс узды. Чараны оештыручы, сәнгать җитәкчесе Земфира Шәфыйгуллина элекке замандагы татар милли киемнәре, хәзер музей экспонатлары булган калфак һәм алъяпкыч белән таныштырды.
Ә калфак тегү серләренә Мәндәй авылында яшәүче, Мәндәй авылы килене, калфак тегү остасы Фәридә Мөстәкыймова өйрәтте. Ул калфак теккәндә кулланыла торган тукымалар һәм җепләр, бизәкләр турында тәфсилләп сөйләде. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
Авыл уңганнары, бик кызыксынып, кул эшенә тотынды. Җитез оста куллар тиз арада калфак рәвешен китереп тә чыгарды.
«Очрашып сөйләшеп утыруы үзе бер гомер. Яңа һөнәргә өйрәндек. Җырлап та алдык. Рәхмәт кызлар. Бик күңелле булды!» - ди катнашучыларның берсе Саҗидә Йосыпова.
«Татар халкы гомер-гомергә гореф-гадәтләрне дәвам иткәне. Без дә шушы калфаклар тегү гадәтен дәвам иттерүчеләр булып калыйк әле», – ди Мәндәй авылы мәдәният йорты директоры Сания Ризатдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз