Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай кызлары бокс ярышында чемпион булды

Азнакай спортчылары Октябрьский шәһәрендә узган ярышларда катнашты. Октябрьский шәһәрендә Россиянең спорт остасы Тимур Габдуллин истәлегенә бокс турниры узды. Ярышларда Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче боксчылары да лаеклы чыгыш ясады. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә
Киеренке бәйгедә Әминә Мөхәммәдиева һәм Раяз Гәрәйшин үз авырлык категорияләрендә чемпион калды. Самат Шәрәпов икенче, Илназ Газизов, Искәндәр Шәрипов, Булат Гыймадиев, Әлфәр Йосыпов, Марсель Мәрдиев, Ниязсолтан Баязитов, Динар Гыйззәтуллин өченче булды.
Боксчылар тренер Мурат Галиев, Равил Йосыпов, Ирек Шәйхетдинов кул астында шөгыльләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз