news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай көрәшчесе Европа чемпионы булды

Азнакай көрәшчесе Европа чемпионы булды
"Азнакай"

1-4 октябрьдә Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенче Европа чемпионаты узды. Анда Азнакай егете Илфат Миңнегалиев Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм 57 килограмм авырлыкта чемпион калды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Быел әлеге ярышларда дөньяның 12 иленнән 200дән артык спортчы катнашып, һәркайсы беренчелек өчен көрәште.

Сүз уңаеннан, Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнеп, спорт иленә юл ярган спортчы билбаулы көрәш буенча яшүсмерләр арасында Дөнья беренчелеге призеры да. Үзенең тырышлыгы, көрәшкә булган мәхәббәте аңа чираттагы зур җиңүен алып килде.

«Якташыбыз Илфат Миңнегалиевне һәм аның тренеры Айрат Ясир улын әлеге зур җиңүләре белән котлап, яңа үрләр яулауларын телибез!» – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100