news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай көрәшчесе Дөнья кубогын отты

Азнакай көрәшчесе Дөнья кубогын отты
Фото: "Маяк" газетасы

8-10 октябрь көннәрендә Чувашия Республикасының Новочебоксарск шәһәрендә көрәш төрләренең II Бөтендөнья уеннары кысаларында билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы үтте. Бу хакта «Маяк» гаетасы яза.

Быел анда 25 илдән 200дән артык спортчы бил алышты. «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илфат Миңнегалиев әлеге ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы составында чыгыш ясап, Азнакай данын яклады. 62 килограмм авырлыкта Илфат иң җитез һәм техник яктан көчле булуын дәлилләп, Дөнья кубогын отты. Бу аның дөнья күләмендә беренче генә җиңүе түгел. Моңа кадәр ул билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында өч тапкыр җиңү яулаган иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot