news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай көрәшчесе Дөнья кубогы чемпионы исеменә лаек булды

Уфа шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы үтте. Азнакай көрәшчесе Дөнья кубогы чемпионы исеменә лаек булды Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.

Ярышлар 19-21 ноябрьдә Уфа шәһәрендә узды. Быел әлеге ярышларда 20 илдән 300гә якын спортчы ктанашты. Алар арасында «Юбилейный» спорт мәктәбе көрәшчесе, бүгенге көндә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алучы Илфат Миңнегалиев та бар иде. Ул Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, үз авырлык категориясендә Дөнья кубогын отты. Спортчыларның тренеры – Айрат Миңнегалиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot