news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай командасы «Чиста уеннар»да җиңү яулады

Азнакай командасы «Чиста уеннар»да җиңү яулады
"Азнакай"

Бөгелмәдә узган «Чисталык мәктәбе кубогы» экологик турнирының икенче «Чиста уеннар»ында Азнакай шәһәренең барлык мәктәпләреннән 10 команда составында эко-волонтерлар делегациясе катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Чарада республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан укучылар катнашты.

Уеннарда 500дән артык укучы көч сынашты. Чисталык акциясенә бер сәгать эчендә 1440 килограмм каты көнкүреш калдыклары җыелып озатылды.

Уен нәтиҗәләре буенча җиде җиңүченең берсе итеп Азнакай шәһәренең 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100