news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Азнакай киемнәре» коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

«Азнакай киемнәре» коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

«Азнакай киемнәре» җәмгыяте коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан коллектив белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да очрашты, үзара аралашу барышында ул нефтьчеләр һәм башка тармак эшчеләре өчен махсус киемнәр тегүчеләрне бәйрәм белән котлап, тынгысыз хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

«Сез районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез. Эшегез җиңелләрдән түгел, әмма сез замана таләпләреннән калышмаска тырышасыз. Куйган хезмәтегезнең авырлыгын беләбез. Сез – безнең Азнакай брендын тудыручылар. Эшегездә – уңышлар, гаиләләрегездә иминлек булсын», – диде район башлыгы.

Тәбрикләүләргә фабриканың генераль директоры Рөстәм Бәзгытдинов та кушылып, һәрчак яңа идеяләр белән янган хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

Нигездә нәфис затлардан гына торган «Азнакай киемнәре» электән үзенең алдынгы хезмәткәрләре белән дан тоткан, бүген дә биредә чын мәгънәсендә кул осталары тупланган.

Производство алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100