Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай җитештерүчеләре халыкка үз товарларын тәкъдим итте
«Шифа» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда «Азнакайда җитештерәбез» дигән күргәзмә-ярминкә узды. Анда районда икътисадның төрле өлкәсендә товар һәм продукция җитештерүчеләр катнашты. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
Араларында «Нефтемаш», «Спецмаш» заводлары, «Азнакай киемнәре» кебек зур сәнәгать предприятиеләре дә, урта һәм кече эшмәкәрләр дә, шәхси хуҗалыклар да бар иде. Алар халыкка үз товарларын тәкъдим итте, шулай ук биредә эш урыннары белән танышырга да мөмкин иде.
«Районда сәнәгать, авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче предприятиеләр бик күп. Эшмәкәрлек буенча да матур итеп эшне алып барабыз, сәнәгать мәйданчыкларында яңа эш урыннары булдырабыз. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә кооперативлар ачыла. Халык әле күбесен, нинди товар җитештерүләрен белми. Бу ярминкә алар белән танышырга мөмкинлек бирә», - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Үз җитештерүчеләребез белән танышырга мәктәп укучылары да килгән иде. «Бу аларга һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип ышанабыз», - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.
Халык танышып кына калмады, ит, сөт, бал, балык продукцияләрен, сувенирлар, бизәнү әйберләрен сатып та алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз