news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Азнакай йолдызчыклары» фестиваль-бәйгесендә җиңүче балалар бүләкләнде

«Азнакай йолдызчыклары» фестиваль-бәйгесендә җиңүче балалар бүләкләнде
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай шәһәр һәм район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында икенче тапкыр уздырылучы «Азнакай йолдызчыклары» фестиваленә йомгак ясалды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Анда 5 номинациядә 112 талантлы бала катнашты. Әлеге уңайдан Балалар иҗаты үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Талантлы балаларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район мәгәриф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде.

«Районыбызда талантлы, сәләтле, креатив балалар бик күп. Бу безнең өчен зур горурлык. Балалар арасында талантларны эзләү максатыннан мондый бәйгеләрне оештырган, балаларның сәләтен күреп алып, аны үстергән өчен әти-әниләргә мәгариф идарәсе җитәкчеләренә, аеруча Зөлфия Солтангировнага, тәрбиячеләргә һәм әлбәттә балаларның үзләренә зур рәхмәт. Без сезне бик яратабыз, балалар», – диде Марсель Шәйдуллин.

Соңыннан җитәкчеләр сәләтле нәниләргә истәлекле бүләкләр тапшырды, фотосурәтләргә төште, җырладылар биеделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100