Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай һәм Вольск кызлары Мiss Tourism Universe да Татарстан һәм Россия данын яклаячак
Татарстанга турыдан-туры катнашы булган берьюлы ике кыз сентябрь башында Ливанда Miss Tourism Universe конкурсында чыгыш ясаячак. Татарстанның Азнакай районында туган, ә хәзер Казанда яшәүче Карина Абдуллина безнең төбәк данын яклаячак. Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә туган Кристина Отекина Россияне тәкъдим итәчәк, ул КФУны тәмамлаган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
Конкурста катнашучылар бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә үзләре һәм алда торган чара турында сөйләделәр.
«Мин – тележурналист, кадр артында түгел, ә кадрда булу минем өчен кызыклы эксперимент. Минем өчен туган илемне, яраткан Ватанымны тәкъдим итү зур мәртәбә. Мин үзем Саратов өлкәсеннән, әмма КФУда дүрт ел укып чыккач, Татарстан минем өчен икенче йорт булды», - дип сөйләде Кристина Отекина.
Карина Абдуллина үз чиратында хәбәр иткәнчә, дөнья мәйданында республикабызны тәкъдим итү аның өчен дә зур дәрәҗә.
«Мисс Европа 2024» конкурсы җиңүчесе, Россиянең дөньякүләм конкурслар илкүләм директоры Роза Гадиева конкурска жюри әгъзасы булып барачагын билгеләп үтте.
«Карина - минем якташым, ул да Азнакайдан. Кристина да безнең якташыбыз дип әйтергә була», - диде Гадиева.
Кызлар Татарстаннан Ливанга бергә оча һәм иртәгә үк Бейрутта була. Конкурс ике атна дәвам итә. Катнашучыларның төрле ил мәдәниятләрен өйрәнү өчен, ә жюри әгъзаларының конкурсанткаларның үзләрен төрле, шул исәптән төрле вазгыятьләрдә ничек тотуларын карау өчен җитәрлек вакыты була.
«Без чын ледиларны сайлап алырга тырышабыз, алар үз илләрен лаеклы тәкъдим итәргә тиеш. Кызлар сынатмаслар, дип ышанам», – диде Гадиева.
Miss Tourism Universe - сәяси яктан әһәмиятле конкурс, анда дөньяның 80нән артык иленнән вәкилләр катнаша. 50 дәгъвачы сайлап алу турын онлайн-форматта узды.
«Финалга дөньяның 25-35 иле эләгә», – дип ассызыклады Гадиева.
Miss Tourism Universe конкурсы милләтләрне һәм төбәкләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ул 1 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Бейрутта уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз