news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай футболчысы «Челси» клубы составында Англия кубогын отты

Азнакай футболчысы «Челси» клубы составында Англия кубогын отты
"Азнакай"

Азнакай районының Актүбә бистәсе кызы Алсу Абдуллина спорт карьерасының күпчелек өлешен Мәскәү футбол мәйданчыкларында үткәреп, анда да зур уңышларга ирешкән иде. Бүген ул «Челси» командасы составында уйный. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Манчестер Юнайтед» командасы белән очрашу Лондон шәһәрендә үтте. Футболчыларның уенын «Уэмбли» стадионында 77390 җанатар караган. «Челси» командасы уенчылары көндәшләрен 1:0 исәбе белән җиңеп, беренчелеккә ия булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алсу өчен бу беренче генә җиңү түгел. 2021-2022 еллар сезонында ул Англия Кубогын отып, Англия чемпионы булган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot