news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай басуларында чәчү эшләре башланды

Азнакай районы игенчеләре бер-бер артлы чәчүгә төшә. Беренчеләрдән булып 5 апрельдә «Союз-Агро» җәмгыяте арпа чәчүгә кереште. Бүген «Марс» хуҗалыгында да эш башланды.

Биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар, хокук, янгын сагы, экологлар катнашында узган семинар-киңәшмәдә язгы кыр эшләре стратегиясе һәм тактикасы билгеләнде. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Техника, чәчүлек орлык әзер. Быел яз иртә килде. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, дым барында, бар көчне чәчүгә юнәлтергә кирәк», – дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Семинарда шулай ук агротехник чаралар белән бергә янгын куркынычсызлыгы, хокук бозуларга юл куймау мәсьәләләре дә күтәрелде.

Башка хуҗалыклар да көзге культураларга ашлама кертә, тырмалау эшләрен башкаралар һәм шушы көннәрдә арпа чәчәргә җыеналар.

«Бу язда район буенча 43 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 13 мең гектар мәйданда техник культуралар, 15 мең гектар мәйданда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырылган. Табигать тә безгә уңай тора, механизаторларның кәефе яхшы, басуларда эш кайный башлады», – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100