news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай Бала тудыру йортында ислам кануннары буенча туган беренче бала теркәлде

Азнакай Бала тудыру йортында ислам кануннары буенча туган беренче бала теркәлде
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай Бала тудыру йортында ислам кануннары буенча туган беренче бала теркәлде. Бу Айгөл белән Салават Камалетдиновларның икенче сабые, малайның исеме дә билгеле – Абдулла. Алар Мөслим районыннан ук килгән. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева хәбәр ителә.

Тантаналы вакыйгада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, ЗАГС бүлеге мөдире Айгөл Хәсәнова катнашты һәм иң изге теләкләрен җиткерде.

«Гаиләбез белән ислам дине кануннарын саклыйбыз. Миңа монда бар да ошады. Табиблар, шәфкать туташлары, барлык хезмәткәрләр дә - хатын-кызлар. Шулкадәр игътибарлы, ягымлылар. Аларга бик рәхмәтлемен. Хәләл ризыклар, аерым палата, кыскасы, барысы да ислам кануннары буенча», – диде Айгөл ханым.

«Мөселманнарның гозерләрен үтәп, күпсанлы сораулар буенча, Азнакайда махсус палаткалар булдырылуы куанычлы күренеш. Ә инде сабыйларын тудырырга башка районнардан килүләре тагын да сөенечле хәл», – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100