news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакай ансамбле Якутскида Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә катнашты

Азнакай ансамбле Якутскида Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә катнашты
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайлылар Якутскида Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә катнашты. «Без бергә – Россия!» халык иҗаты һәм традицияләре фестивалендә азнакайлылар республиканы тәкъдим итте. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән әлеге чара Красноярск, Байкал аръягы, Сахалин, Магадан, Татарстан, Кузбасс, Хакассия, Тыва, Иркутск, Новосибирск һәм Томск иҗади коллективларын бергә җыйды.

300 кешелек фестиваль кунаклары арасында Азнакай район-шәһәр Мәдәният йорты каршында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ландыш Шәрәфиева җитәкчелегендә эшләп килүче «Ак калфак» фольклор ансамбле дә бар иде. Алар әлеге Россиякүләм чарада республика исеменнән чыгыш ясап, меңләгән тамашачыны, кунакларны милләтебезнең көй-моңнары белән сөендерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot