Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азинодан Австрияга: Казанның бизнесмен укучылары халыкара ярминкәгә юл ала
Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов эшмәкәрләрне мәктәп эскәмиясеннән әзерли
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның Совет районы 125 нче санлы гимназиясенең мәктәп бизнес-компаниясе Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылган Мәскәү халыкара мәктәп һәм студент компанияләре күргәзмәсендә җиңү яулаган. Бу хакта депутатның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хакта “Азино” микрорайоны мәктәпе директорлары һәм мәктәп бизнес-компания активистлары катнашында район мәгариф бүлеге киңәшмәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә билгеле булган. Мондый форматтагы беренче очрашу Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов җитәкчелегендә узган. Үткән елның көзендә ул, булачак малкуарларны мәктәп эскәмиясеннән әзерләү инициативасы белән чыгып, “Азино” микрорайоны мәктәпләреннән яшь эшмәкәрләрне берләштерә. Казан укучыларының федераль дәрәҗәдә җиңүе шушы юлның дөреслеген раслаган.
“Укучылар белән эштә без тестлар узу һәм әңгәмә кору белән генә чикләнмибез. Талантлы, инициативалы кешеләргә шундук идея булдыру һәм аны тормышка ашыру эшен тәкъдим итәбез. Алар мөстәкыйль рәвештә эшмәкәрлекнең бөтен баскычлары аша үтә, без аларда лидерлык утын саклап калу өчен тырышабыз, нәтиҗәлелеккә этәрәбез”, – дип белдерде Шаһитов.
Күргәзмә-ярминкәдә Азино укучылары “Күргәзмә-ярминкәнең иң яхшы командасы” номинациясендә төп призга лаек була һәм “Иң яхшы маркетинг стратегиясе һәм сатулар техникасы” номинациясендә таныла. Җиңүләре өчен алар 17-19 мартта Венада узачак халыкара ярминкәгә сәяхәт белән бүләкләнә. Австрия башкаласында Казан укучылары үз проектларын Европа жюрие хөкеменә тәкъдим итәчәк.
Проектны оештыручыларның берсе, “Яшьләр казанышлары” үзәге директоры Ләлә Бикчәнтәева сүзләренә караганда, ярышларда эшмәкәрлек нигезләрен үзләштерүче Россия һәм чит ил яшьләренең 18 командасы катнашкан. Укучылар уку елының беренче семестры дәвамында эшләгән проектларын тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз