«Мин театрның бөеклегенә ышанып яшәдем. Дөнья театрларын күрдем. Татар дөньясының чын театры булуы татарның тормышын бөтенләй икенчегә үзгәртте.
Татар театрын башлап җибәргән кешеләргә без мәңге рәхмәтле. Ач-ялангач килеш йөргәннәр, алар турында нинди генә сүзләр әйтмәгәннәр бит инде. Татар дөньясына каршы чыгып булса да, шушы бөеклеккә ничек күтәрелә алган алар?! Моннан 100 ел элек нинди кешеләр булган! Ә хәзер ничек шулай артта калдык соң без? Үсеш булырга тиеш…
Мин әйтәсе фикерләрне спектакль аша үзем теләгәнчә әйтергә тырыштым. Драматург язган текст булса да, драматург шулай язган – шулай әйттем, димәдем, үземчә эшләдем. Мәгънәсен калдырып, аны үзгәртүнең үз ысулларымны таптым, шунсыз булмый берничек тә. Мин һәр спектаклемдә үз сүземне әйтә ала торган юллар эзли идем. Тамашачы мине ишетергә тиеш! Мин аңа тәэсир итергә тиеш! Татарның бит бөтенесе укымышлы кеше түгел, аларга да тәэсир итәрлек итеп әйтәсе килде», – ди ул.
Әзһәр Шакиров белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.