Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азербайҗан татарлары "түгәрәк өстәл"дә гаилә кыйммәтләрен саклау турында фикер алышкан
“Безгә яшьләрнең бу кыйммәтләр турында аңлый алуы мөһим”, ди “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар.
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Азербайҗан каласы Баку шәһәрендә татар диаспорасы вәкилләре уздырган “түгәрәк өстәлдә” гаилә кыйммәтләрен саклап калу, яшьләргә туры юл күрсәтү мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе урынбасары Әмин Рамазанов хәбәр итте.
Әмин Рамазанов яшьләргә гаилә кыйммәтләрен күрсәтү кирәклеге турында сөйләде.
“Безгә яшьләрнең бу кыйммәтләр турында аңлый алуы мөһим. Алар үзләренең хаталарын билгели һәм киләчәккә дөрес максатлар куя ала. Безгә иҗтимагый оешма һәм Азербайҗан татар диаспорасы вәкилләре буларак Азербәйҗанның киләчәге туры юлда баруы, татар милли-рухи гореф-гадәтләре сакланып калуы мөһим”, - диде Әмин Рамазанов.
Чарада татар диаспорасы вәкилләре: Әҗдербәй мәчете имамы Рәшит Җәбаров, “Мир Азербайджана” халыкара журналының баш редакторы Эльдар Исмаилов, Азербайҗанның Албан-удин христиан җәмгыяте рәисе Роберт Мобили, халыкара иҗтимагый-сәяси журналының баш редакторы Хәлил Карәхмәтов, танылган фоторәссам Рөстәм Гусейнов, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсенең рәисе Абас Минәшев, шулай ук мәгариф вәкилләре катнашкан.
Чарада Азербайҗанда борынгыдан буыннан-буынга күчеп килә торган гаилә йолаларын зурлау, олы-кечегә карата булган хөрмәт тә билгеләп үтелгән.
“Азербайҗанда милли-рухи кыйммәтләрне саклау һәм гаилә институтының тоткан урынын ныгыту” темасына багышланган түгәрәк өстәлне “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе һәм “Иршад” Ислам үзәге оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз