news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азербайҗан татарлары Россия татарлары белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырырга тели

Азербайҗан татарлары татар телендәге әдәбиятка мохтаҗлык кичерүен һәм Мәскәү ислам университетында белем алырга теләвен белдергән.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Баку шәһәренең "Әҗдербәй" татар мәчетендә “2017 – ислам бердәмлеге елы: дини һәм мәдәниятара диалог” конференциясе кысаларында Россия һәм Азербайҗан татарлары арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту мөһимлеге хакында фикер алышканнар. Шул исәптән Бакуга татар һәм рус телләрендә әдәбият китертү һәм Азербәйҗан татарларына Мәскәү ислам университетында белем алу мөмкинлеге тудыру мәсьәләсе дә каралган. Фикер алышуда Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәтенең СНГ илләре белән эш алып баручы халыкара департамент җитәкчесе Наил Шакиров катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарстан” җәмәгать берләшмәсе рәисе урынбасары Әмин Рамазанов хәбәр итте.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов Азербайҗан татар диаспорасы вәкилләренә Россиянең Мөселман Диния нәзарәте рәисе Равил Гәйнетдиннән сәламнәр җиткергән. Ул Азербайҗандагы татар мөселманнарына ярдәм итәр өчен, Россия белән Азербайҗан татарлары арасында мөнәсәбәтне яхшырту кирәклеген билгеләгән. Хәзрәт Мәскәү ислам университетына укырга керү мөмкинлеге, шулай ук Азербайҗанга рус һәм татар телендәге әдәбиятны җибәрү турында сөйләгән.

“Татарстан” җәмәгать берләшмәсе рәисе урынбасары Әмин Рамазанов кунакларга татар мәчете тарихын сөйләгән һәм Бакудагы ДУМ РФ вәкилләре белән бердәм семинарлар, конференцияләр уздыру инициативасы белән чыгыш ясаган.

“Татарстан” җәмәгать берләшмәсенең дин өлкәсе җитәкчесе, “Әҗдербәй” мәчетенең имамы Рәшит хәзрәт Җәбаров мәчеттә татарларның Рамазан һәм Корбан гаете кебек изге дини бәйрәмнәрдә чаралар уздыруын билгеләгән. Хәзрәт татар телендә дини әдәбият җитмәгәнлеге һәм имамнарның Россия ислам университетында квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеге турында сүз кузгалткан.

“2017 – ислам бердәмлеге елы: дини һәм мәдәниятара диалог” конференциясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100