news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азербайҗан татарлары Мәүлидне билгеләп үтәчәк

Әлеге бәйрәм ислам динен тотучылар арасында иң мөһимнәрдән санала.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 1 декабрь көнне сәгать 14.00 дә Азербайҗанның "Әҗдербәй" татар мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне - Мәүлидне бәйрәм итәчәкләр.
Чараны Азербайҗанда татар җәмгыяте һәм "Әҗдербәй" мәчете имамы Рәшит Җабаров оештыра.

Билгеле булганча, Мөхәммәд Пәйгамбәр Рәбигуль аеның 11 еннән 12 нче числосында туган. Бу көнне дөньяның барлык мөселманнары Мәүлид ән-Нәби буларак билгеләп үтә һәм әлеге бәйрәм ислам динен тотучылар арасында иң мөһимнәрдән санала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot