Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азербайҗан татар диаспорасы вәкилләре Кемеровода һәлак булучылар истәлегенә чәчәк куйды
“Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Ә.Рамазанов Азербайҗандагы Россия илчелегендә махсус китапта кайгы уртаклашу сүзләре язып калдырган.
(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Азербайҗандагы татар диаспорасы вәкилләре Кемеровода һәлак булучылар истәлегенә 28 март көнне Россия илчелеге янында чәчәкләр салганнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Әмин Рамазанов хәбәр итте.
Әмин Рамазанов Азербайҗандагы Россия илчелегендә махсус китапта кайгы уртаклашу сүзләрен дә язып калдырган.
“Бу фаҗигадә балалар һәлак булганга күрә, кайгының тирәнлеге бигрәк тә әйтеп бетергесез ”, - ди Әмин Рамазанов.
Шулай ук бу көнне күккә йөзләгән ак шар очырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз