news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Азатлык радиосы» һәм Idel.Реалии чит ил агентлары дип табылды

Россия Юстиция министры тугыз гаммәви мәгълүмат чарасын чит ил агентлары исемлегенә кертте.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе территориясендә эшли торган тугыз гаммәви мәгълүмат чарасы (алар арасында Idel.Реалии һәм «Азатлык радиосы» татар-башкорт хезмәте дә бар) Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары исемлегенә кертелде, дип яза RT.

Ведомствоның матбугат хезмәте шулай ук «Голос Америки», «Радио Свободная Европа»/«Радио Свобода» (РСЕ/РС), , «Сибирь.Реалии», «Фактограф», «Кавказ.Реалии», «Крым.Реалии» һәм «Настоящее Время» телеканалын чит ил агентлары дип тапты.

Чит ил агентлары функциясен башкара торган чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары реестры Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан төзелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100