Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Азатлык” радиосы интернет сораштыру уздыра
“Азатлык” радиосы интернет сораштыру уздыра
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). “Азатлык” радиосы “Нинди әлифба кулланырга?” дигән интернет сораштыру уздыра.
Билгеле булганча, “Азатлык” моңа кадәр радиода яңгыраган тапшыруларны үз сайтында латин әлифбасында биреп барды, берничә ай элек кенә кайбер хәбәрләр кириллда чыга башлады. Әлеге яңалык исә сайтны укучылар арасында төрле бәхәсләр уятты.
Радионың татар-башкорт редакциясе директоры Рим Гыйльфанов белдерүенчә, “Азатлык” һәрвакыт татар телен латин әлифбасына күчерү яклы булды һәм булачак.
“Латин графикасы татар теленең барлык нечкәлекләрен төгәл чагылдыра һәм бу галимнәр, татар зыялылары тарафыннан исбатланган. Әмма Татарстанда яшьләр латинны белми үсә. Без массакүләм мәгълүмат чарасы буларак чынбарлыкны ачыкларга тырышабыз һәм тавыш бирүне башлап тыңлаучыларның нинди фикердә торуларын белергә телибез. Әлеге фикерләр исә “Азатлык” радиосының яңа сайтын әзерләүдә төп рольне уйнаячак”, - ди Р. Гыйльфанов.
Шулай итеп һәр кеше бу бәхәстә катнаша ала. Моның өчен “Азатлык” сайтына кереп тавыш бирергә кирәк.
Тавыш бирүнең соңгы көне 2 ноябрь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз