Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азат Хамаев Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Яшинны тәнкыйтьләде
Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев комитет утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Яшинны тәнкыйтьләде.
Бүген Лаеш районы Нармонка авылында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды.
Утырышта Дмитрий Яшин Татарстанда мелиорация системасын үстерү темасына чыгыш ясады. Ул доклад өчен унбиш минут бирелгән вакытның яртысын кулланып, кыскача гына сөйләде. Депутатлар аңа өстәмә сораулар бирде. Сорауларның күбесенә министр урынбасары белешмә әзерләргә вәгъдә итте.
Озак еллар министр булып эшләгән депутат Азат Хамаев чыгыш ясаучыдан ризасызлыгын белдерде.
«Ничә ел депутат булып эшлим, комитет утырышына шушындый доклад ясаган кешенең булганы юк. Сез ничек әзерләнгәнсездер, белмим. Комитет утырышына болай әзерләнмиләр. Сезнең министрлыкның эшчәнлеген күрсәткән, вәзгыятькә анализ ясалган 10-15 минутлык докладыгыз булырга тиеш иде. Сез нәрсә, бүген генә дөньяга килдегезме? Мин озак еллар министр булып эшләдем. Әгәр белгеч минем янга мондый әзерлек белән керсә, аның белән озак эшли алмас идем», - диде Азат Хамаев.
Марат Әхмәтов тәнкыйть белән килеште. Шул ук вакытта ул Дмитрий Яшинның әлеге вазифада ярты ел гына эшләгәнен исәпкә алырга тәкъдим итте һәм комитет утырышына башка әзерлексез килмәс дигән өметен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз