news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Вәлиев Татарстанның Әгерҗе районы башлыгы вазифасыннан китте

Узган елга нәтиҗәләр ясауга багышланган бүгенге сессиядә район һәм шәһәр советлары Азат Вәлиевнең Әгерҗе районы башлыгы вазифасыннан үз иреге белән отставкага китүен бертавыштан хуплады.

«Һәрвакытта да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләдем һәм шулай дәвам итәчәкмен. Теләсә нинди дәрәҗәдәге җитәкченең бердәнбер өстенлеге – иртәнге дүрттә аяк өстендә булу, камыт шатырдасын өчен», – диде Вәлиев саубуллашу сүзләрендә.

Искәртеп узабыз, Азат Вәлиев район башлыгы вазифасын ике ел ярым биләде һәм аның җитәкчелегендә Әгерҗе районында ике зур инвестиция проектын (логистик сәнәгый парк һәм Красный Бордагы туристик парк) гамәлгә ашыруга рөхсәт бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100