news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Вәлиев Татарстанның Әгерҗе районы башлыгы вазифасыннан китә

Татарстанның Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев үз вазифасыннан китә. «Татар-информ»га Вәлиев даирәсенә якын чыганак сөйләгәнчә, ул моны үз теләге белән эшли.

«Әйе, үз теләге белән китә. Бәлки, Азат Вәлиев, аңа кадәрге район башлыгы булган Макаровның кинәт отставкага китүеннән соң, аннан таләп ителгәннең барысын да эшләгәндер. Ул ике ел эшләгәндә район күрсәткечләре яхшы булды», – дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше, ул Вәлиевның Татарстан җитәкчелегеннән яхшы тәкъдим алуын фаразлады.

Ул шулай ук Әгерҗе районының Казаннан ерак булуы белән бәйле үзенчәлеген билгеләп үтте, шулай ук Вәлиевны җирле социаль челтәрләрдә берничә тапкыр «отставкага җибәрүләре» турында да искәртте.

19 гыйнварда Әгерҗедә район сессиясе узачак, анда депутатлар район башлыгының отставкасына бәйле карар кабул итәргә тиеш була.

Азат Вәлиевка 43 яшь, ул Лаешта туган. 2020 елда Валерий Макаров отставкасыннан соң Әгерҗе районы башлыгы итеп билгеләнде. Моңа кадәр республика хакимият органнарында зур тәҗрибә туплаган, шулай ук дәүләт һәм муниципаль идарә, территорияне үстерүне финанс-икътисади тәэмин итү өлкәсендә дә белеме бар. 

Татарстан Хисап палатасында эшләгәндә ул Владивосток, Волгоград, Киров, Красноярск, Сергиев Посад, Сочи, Хабаровск һәм башкаларның зур предприятиеләрендә аудиторлык тикшерүләрен уздыруда катнашты. 

Рәсем сәнгатен яратучы буларак, Азат Вәлиев Чулман елгасы ярында – Әгерҗенең Кызыл Бор авылында бөтен Россиядән килгән рәссамнар катнашындагы плэнерлар үткәрүне хуплый. 

Кичә Татарстан Икътисад министрлыгы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсешенең чираттагы рейтингын чыгарды, анда Әгерҗе районының  позицияләре өч пунктка өскә күтәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100