Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азат Вахитов "Туган тел"нең дәүләт ярдәменнән башка эшли алачагын әйтте
"Безнең канал хосусый, үз көнебезне үзебез күрә алабыз", - диде җитәкче.
(Казан, 1 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Туган тел" җитәкчесе Азат Вахитов әйтүенчә, музыкаль телеканал дәүләт ярдәменнән башка да эшли ала. Бу хакта ул Филармония концертлар залында телеканалның эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"Телеканал тоту шактый чыгымлы эш. Безнең канал хосусый, барлык кергән акчалар аны тәэмин итүгә китә. Дәүләттән бер тиен дә алган юк, телеканал үз хисабына эшли. Үз көнебезне үзебез күрә алабыз. Без сәясәттән ерак торабыз", - диде ул.
Азат Вахитов әйтүенчә, бүгенге көндә икътисади кыенлыклар туганы булмаган. "Телевизион бизнеста акча эшләп булмый. Үземнең шәхси эшем бар, шул акчага каналны алып барам. Нинди дә булса табыш алу турында уйламыйбыз. Безнең чыгымнар азайса, шунысына да сөенәбез", - ди ул.
Җитәкче киләчәккә планнары хакында да әйтте. "Хәзерге көндә безнең телеканалны Чувашия, Урта Азия, Кавказда да карыйлар. Безнең өчен иң мөһиме контентны максималь дәрәҗәдә киңрәк тарату", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз