news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Нурмөхәммәтов Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

Азат Нурмөхәммәтов Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
Лаеш районы матбугат хезмәте

Лаеш районы сессиясендә Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе сайланды. Әлеге вазифага элегрәк башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән 33 яшьлек Азат Нурмөхәммәтов билгеләнде. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Азат Нурмөхәммәтов районны икътисади яктан үстерүне, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне, төзелеш, төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүне, сәламәтлек саклау өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең дәрәҗәсен арттыруны, мәгариф өлкәсен үстерүне төп бурычлар рәтендә билгеләде.

Ул Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповка күрсәткән ышанычы һәм көчле командада эшләү мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

«Миңа күрсәтелгән ышанычны аклау өчен хәлдән килгән кадәр тырышлык куячакмын, миңа бәйле булганның барысын да эшләячәкмен. Бу минем өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык», - дип искәртте Азат Нурмөхәммәтов.

Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, Азат Нурмөхәммәтов өч ел эшләү дәверендә шәхси сыйфатлары ярдәмендә район кешеләренең хөрмәтен казанган, Лаеш халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә проектны гамәлгә ашырган.

Азат Нурмөхәммәтов 1990 елның 15 маенда Саба районының Олы Мәтәскә авылында туган. 2013 елда - Казан (Идел буе) федераль университетын, 2018 елда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең аспирантурасын тәмамлаган.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына билгеләнгәнче башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе урынбасары, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Казанның «Ак Барс» Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры булып эшләгән.

Районның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, башкарма комитет җитәкчесе урыны быелның гыйнвар ахырыннан бирле буш булган. Моңа кадәрге җитәкче Анатолий Новиков башка эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан киткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100