news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Миңнекәевнең серле сукмакларга багышланган картиналар күргәзмәсе Казанда ачыла

Азат Миңнекәев рәсемнәре кергән "Татар әкиятләре" җыентыгын Мәрҗәни фонды Лондонда нәшер иткән.

Азат Миңнекәевнең серле сукмакларга багышланган картиналар күргәзмәсе Казанда ачыла
пресс-служба галереи

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 27 мартта Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли галереясендә Уфа рәссамы Азат Миңнекәевның «Небесные странники» дип аталган күргәзмәсе ачыла. Мәрҗани фонды рәссамның йөзгә якын рәсем һәм графика эшләрен Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтара. Бу турыда галереянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәссамның картиналарында борынгы төрки халыкларның мәетләре җирләнгән урынның борынгы тарихы, серле сукмаклар, шаманнарның мистик әфсеннәре, сугышчыларның өрәкләре сурәтләнгән.

«Минем эшләрем фантастика булып тоелырга мөмкин. Әмма бу абсолют чынбарлык. Мин ул урыннарның темпы, көче һәм энергиясе булган үз чынбарлыгымны булдырам. Киндер минем өчен - шаманның шөлдерле барабаны, пумала-тукмак. Нинди кысалар булырга мөмкин?» - дип сөйли рәссам үзенең иҗаты турында.

Экспозициядә Азат Миңнекәевның график эшләре дә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр «Кыйссаи Йосыф» китабы иллюстрацияләрендә кулланылган эскизларны күрә алачак. Бу рәсемнәр кергән Татар әкиятләре җыентыгы Мәрҗәни фонды тарафыннан Лондонда нәшер ителгән.

Быел Мәрҗани фонды рәссам бизәгән «Идегей» китабын нәшер итәчәк. «Идегей» дастаны өчен ясалган иллюстрацияләр шулай ук Казан күргәзмәсендә урын алачак.

  • Азат Миңнекәев 1958 елда Уфада туган. Уфа дәүләт сәнгать институтының станоклы рәсем сәнгате факультетын тәмамлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100