news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Кадыйров - Татарстан студентларына: Потенциалыгызны ачу мөмкинлегеннән файдаланыгыз

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров республика студентларын Россия студентлар көне белән котлады. Видеомөрәҗәгатьне ул җитәкләгән ведомствоның матбугат хезмәте таратты.

Котлауны министр үзе белем алган Казан илкүләм тикшеренү технология университетының (КХТИ) бер бинасы янында яздырган.

«Студент еллары – киләчәк турында хыялланган, идеяләрне тормышка ашырган, алга омтылган, иҗат белән шөгыльләнгән, хаталанулар да булган искиткеч еллар», – дип искәртте Азат Кадыйров.

ТР яшьләр министры фикеренчә, «бу - бик дөрес хәрәкәт, чөнки алга баручы кеше генә кыенлыкларны җиңеп чыга». Ул студентлык еллары – әйләнә-тирәңдә дуслар, шундый ук энтузиастлар булганга да бик күңелле вакыт, дип өстәде.

«Барлык идеяләрегезнең тормышка ашуын, Татарстан һәм безнең Россиянең укуыгыз һәм эшегездән яхшы нәтиҗәләр алуын телим», – диде Кадыйров.

«Бүген безнең илдә үз потенциалыңны ачу, үз-үзеңне үстерү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Моннан файдаланыгыз һәм алга омтылыгыз!» - дип сүзен төгәлләде ТР яшьләр эшләре министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot