news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Кадыйров: Бүген студентлар - яшьләр сәясәтенең терәге

Азат Кадыйров: Бүген студентлар - яшьләр сәясәтенең терәге
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Студентлар бергәлеге җәмгыятьнең актив өлеше һәм яшьләр сәясәтенең терәге булды һәм шулай булып кала да. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Студентлар Татарстанның иҗтимагый тормышында актив катнаштылар һәм катнашуын дәвам итә. Бүген алар - яшьләр сәясәтенең терәге. Алар төрле чараларга, республика икътисады үсеше көн тәртибенә актив җәлеп ителә», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Өстәвенә, Татарстанда туган яшьләр генә түгел, республикага укырга килгән егетләр һәм кызлар да активлашты. Бүгенге көндә төбәктә 20 меңнән артык чит ил студенты белем ала, дип өстәде министр.

Студентлар өчен чаралар һәм конкурслар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot