news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Кадыйров: Яшьләр үзәкләре авыл җирлекләрендә дә халык белән эшләсен иде

Яшьләр үзәкләре район үзәкләрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә халык белән эшләсен, мәгариф, мәдәният системалары кадрларыннан, инфраструктурадан файдалансын иде.

Әлеге теләкне ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров җиткерде. Бүген ул парламентарийлар каршында республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Докладтан аңлашылганча, Татарстанда миллионнан артык яшь кеше яши. «Бу – республика халкының дүрттән бер өлеше, әмма яшьләр саны кими бара. Бу – гомумроссия тенденциясе. Яшьләрнең һәркайсы — үз холкы, дөньяга карашы һәм өметләре булган шәхес. Безнең бурыч — аларның өметләрен аклау, һәркемгә барып җитү, яшьләр белән бер дулкында булып, аларны ишетә һәм аңлый белү», – дде Азат Кадыйров.

Министр яшьләр өчен төп өч проблеманы билгеләп үтте: эшкә урнашу, һөнәри билгеләнеш, торак мәсьәләсе. «Иң борчыганы – торак», – ди ул.

Азат Кадыйров әйтүенчә, яшьләр сәясәте учреждениеләренә йөрү күрсәткече бүгенге көндә түбән. «Без эшне үзгәртәбез: укучылар мәктәптән соң да бара алырлык булсын өчен, эшне 21.00 сәгатькә кадәр озайтабыз. Мәктәпләргә, көллиятләргә, вузларга барабыз – яшьләргә мөмкинлекләр турында сөйлибез. Яшьләр сәясәте объектларын үзенә тартып тору үзәкләренә әйләндерергә телибез. Район башлыклары, хөрмәтле депутатларның да шушы мәйданчыкларда яшьләр белән очрашулар уздыруы мөһим», – дип белдерде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot