news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Кадыйров тавыш бирүче беләзеге белән метрода бушлай йөрү мөмкинлеген тикшерде

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров тавыш бирүдән соң бирелә торган беләзек белән метрода бушлай йөрү мөмкинлеген тикшергән. Турникет янында ул метро хезмәткәренә «Мин тавыш бирдем» беләзеген күрсәтә – тикшерүдән соң министрны бушлай кертәләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

«Беләзек Казанның җәмәгать транспортында – метрода, автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда бушлай йөрү хокукын бирә. Бу мөмкинлектән ничек файдаланырга дигән сораулар калмасын өчен, моны шәхсән тикшерергә булдым. Метро хезмәткәренә беләзекне күрсәтү дә җитә», - дигән Азат Кадыйров.

Беләзек белән бушлай йөрү мөмкинлеге сайлау көннәрендә – 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр гамәлдә. Татарстанда сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Беләзек тавыш биргәннән соң сайлау участогында бирелә. Метрода бушлай йөрү өчен аны хезмәткәргә турникет янында күрсәтергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot