Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров: Татарстанда патриотик чараларны киңәйтергә кирәк
Татарстанда бик күп патриотик чаралар уздырыла, әмма аларны киңәйтергә һәм популярлаштырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Патриотик эш бүген көн тәртибендә ачык яңгырый. Мин патриотик тәрбия мәсьәләләрнең иң киң спектрын колачларга тиеш дип саныйм. Бу башлангыч хәрби әзерлек һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү генә түгел, ә үз гаиләңә, җиреңә, йортыңа, ишегалдына, күршеләреңә һәм башкаларга мәхәббәт тә. Бу әбигә юл аркылы чыгарга ярдәм итү, агач утырту, күрше балалары белән уйнау. Туган авылыңа кайтып, табиб, укытучы, инструктор, тренер булып эшләү. Кайвакыт ниндидер элементар көнкүреш әйберләре ватанпәрвәрлек тәрбияли. Татарстанда тематик чаралар бик күп уздырыла, ләкин безгә аларны бөтен җәмгыять белән киңәйтергә һәм популярлаштырырга кирәк», - дип ассызыклады ул.
Өлкәннәр үзләренең шәхси катнашулары һәм үрнәкләре белән Ватанга мәхәббәтләрен күрсәтергә тиеш, дип ышана министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз