Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров Татар яшьләре көннәрендә: Туган телебезне белүчеләр күбрәк булыр дип ышанам
Бүген Казанның «Урам» паркында Татар яшьләре көннәренең тантаналы ачылышы булды. Әлеге чара Татарстанда 36 нчы тапкыр үтә. Ул ел саен «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.
Чараның рәсми ачылышында катнашучыларны мәртәбәле кунаклар сәламләде. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Татар яшьләре көннәренең бай тарихлы булуын искәртте.
«Хуш килдегез! Биш көн эчендә татар телен ятлап өлгереп булмыйдыр, ләкин форум ахырында телебезне белүчеләр күбрәк булыр дип ышанам. Татар яшьләре көннәре бай тарихлы чара, беренче җыелышларда без дә катнаша идек. Барлык очрашулар һәрвакыт җылы мохиттә уза иде, форумнан соң яңа дуслар, ә иң мөһиме – яңа гаиләләр барлыкка килә иде. Әлеге форумнан соң да үз төбәкләрегездә очрашырсыз, аралашырсыз дип уйлыйм. Килүегез өчен рәхмәт!» – диде ул.
Башкалага Россиянең 24 төбәгеннән 180 гә якын делегат җыелган. Алар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар каралган. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре юнәлешләре буенча белемнәр туплый алачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очрашулар планлаштырылган. Очрашулар, лекцияләр, остаханәләр, панель дискуссияләр әңгәмәләр форматында узачак.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Яшьләребез, сезгә рәхмәт әйтәсе килә, һәр елны шушы чарага җыеласыз, бернигә карамыйча, киләсез. Мин ничә тапкыр әйтәм: үзебезнең Россия күләмендә эшли торган, башка халыкларга үрнәк була ала торган Россиянең татар яшьләре оешмасы бар. Үзләре төрле чаралар оештырып, башка халыкларга безнең традицияләрне, мәдәниятне күрсәтеп, башкалар белән тыгыз элемтәдә булып кына алга бара алабыз. Бер-беребезне хөрмәт итеп, гореф-гадәтләрне аңлап яшәргә кирәк, башка юл юк. Иң беренче, төп бурычыбыз – тел. Егетләр, кызлар – телне белергә кирәк», – диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз