Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров республика лагерьларына юллама бәяләрен әйтте
Республика лагерьларына юллама бәясе быел җәен 20 мең сумнан 26 мең сумга кадәр, муниципаль лагерьларга – 6 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, коммерция юнәлешендәге лагерьларга – 40 мең сумнан 100 мең сумга кадәр. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Министрлар кабинетында брифингта яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтте.
Анападагы «Витязево» һәм «Глобус» лагерьларына юллама – 50 мең сум, Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» лагерына 56,3 мең сум тәшкил итә.
Азат Кадыйров әйтүенчә, ата-ананың взнос күләме 6 меңнән 56 мең сумга кадәр. «Диңгез яр буенда ял кыйммәтрәк. Ата-ана взносы күләме артты, ярты бәясен юл чыгымнары тәшкил итә», – диде министр.
Татарстан Рәисе ярдәме белән җәйге лагерьларны төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Азат Кадыйров быел капремонттан соң Анапада «Приазовец» лагере һәм Тукай районында «Следопыт» лагере ачылуын хәбәр итте.
Татарстанда җәйге лагерьларда ял сменалары 7 көннән 24 көнгә кадәр. Сменалар дәвамлылыгы оешма төренә карый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз