Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров кыска видео – риллсларны озак караудан баш миенә килгән зыян турында әйтте
Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров яшүсмерләр арасында популяр кыска видео – риллсларның зыяны турында әйтте. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында докладында сөйләде.
«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый роликларны көн саен сәгать дәвамында карау ярты ел эчендә баш мие эшчәнлеге сәләтен 20 процентка начарайта», – диде министр.
Аның сүзләренчә, балалар һәм яшьләр өчен төп куркыныч – урам түгел, ә виртуаль дөнья. «Тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар, яшүсмерләр, яшьләр тәүлегенә 4-9 сәгать үткәрә, ә атналык күрсәткеч – атнасына 24 сәгатьтән артык», – дип билгеләп узды Азат Кадыйров.
Ул, шулай ук, кечкенәдән ясалма фәһемне контрольсез тарату балаларда ата-анасына, укытучыга түгел, ә цифрлы мохиткә ышаныч формалаштыруын, шул рәвешле, психик-эмоциональ халәтккә зыян салынуын әйтте.
«Ясалма фәһемне төрле буыннар төрлечә куллана. Укучылар – уку өчен, яшьләр – контент белән эшләүдә, 30-35 яшьлекләр видео, программалаштыру өчен файдалана. Безнең бурыч – ясалма фәһемне күңел ачудан һөнәри үсеш өчен куллануга юнәлдерү», – дип белдерде Азат Кадыйров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз