news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Кадыйров: Кырымдагы лагерьлардан күчерелгән Татарстан балалары имин шартларда

Азат Кадыйров: Кырымдагы лагерьлардан күчерелгән Татарстан балалары имин шартларда
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Кырымдагы лагерьлардан Краснодар краена күчерелгән Татарстан балалары имин шартларда. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Артек, Форос һәм Алуштада ял иткән балаларның Сукко бистәсенә күчерелүе турында хәбәр иткән иде.

Кадыйров әйтүенчә, балалар ризык белән тәэмин ителгән, юлда ял итү һәм ашау өчен тукталышлар булган. Министр үзе Анапада. Ул балаларны каршы алу һәм кабул итү эшләрен оештырган.

«Җәйге сезонның иң кызган чагында берьюлы 550 кешене кабул итәргә ризалашкан база җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Без база җитәкчелеге белән бергә балаларның туклану сыйфатын, яшәү шартларын, иминлеген, ял итү программасын контрольдә тотабыз. Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең борчылуыгызны аңлыйбыз, барлык хатларыгызны укыйбыз, һәр проблеманы хәл итәбез. Мин үзем лагерь территориясендә, яшәү шартларын үз күзләрем белән күрәм һәм балаларыгызның имин шартларда булуы турында хәбәр итәм», – дип билгеләп үтте Кадыйров.

news_right_1
news_right_2
news_bot