Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров: Бүген Татарстан тарихында чираттагы мөһим этап
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Бердәм тавыш бирү көнендә гаиләсе белән сайлау участогына килде.
«Бүген Татарстан тарихында чираттагы мөһим этап, шуңа күрә читтә калырга ярамый, сайлауга һичшиксез барырга кирәк. Соңгы елларда республика үсешендә бөтен өлкәләрдә: икътисадта, сәнәгатьтә, халыкара хезмәттәшлектә (һ.б.) зур адым ясалды. Татарстан алга таба да актив хәрәкәтен дәвам итәр дип ышанам», - диде министр.
Махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Сабиров (министр Азат Кадыйров - «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы буенча аның остазы) бүген беренчеләрдән булып сайлау участогына килде. Ул шулай ук һәр тавышның мөһимлеген билгеләп үтте.
Соңгы елларда Татарстан җир-милек өлкәсендә зур уңышларга иреште. Республика Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы кертелгән сынау төбәкләренең берсе булды. Әлеге уңайлы онлайн-ресурста кешеләр Дәүләт хезмәтләре порталындагы кабинет ярдәмендә үз мөлкәте белән мөстәкыйль рәвештә идарә итә, шулай ук төзелеш, бизнес (һ.б.) өчен яңа участоклар сайлый ала.
Вариссыз калган мөлкәт буенча да зур эш башкарылды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый объектларны муниципаль милеккә рәсмиләштерергә, шулай ук файдаланылмый торган барлык объектларны әйләнешкә кертергә кушты. Татарстанның инвестиция порталында алар өчен махсус «ТР мөлкәте витринасы» проекты булдырылды. Хәзерге вакытта «Витрина»да республиканың төрле районнарындагы инвесторлар өчен 300дән артык объект урнаштырылган, аларның 40ы буенча заявкалар алынган, 11е буенча беренче сатулар үткәрелә.
Тулаем республика буенча җир кишәрлекләрен үзләштерүгә контроль көчәйтелде, авария хәлендәге дәүләт һәм муниципаль мөлкәт бердәм исемлеккә кертелде. Милек өчен аренда түләүләре буенча бурычларны киметү юнәлешендә даими эш алып барыла. Татарстан IT-белгечләре тарафыннан эшләнгән, муниципаль һәм дәүләт милкенең тулы исемлеге булган уникаль бердәм система эшләтеп җибәрүгә әзерләнә.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз