Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров: Балаларның 70 процентыннан артыгы наркотиклар турында интернеттан белә
Балаларның 70 процентыннан артыгы наркотиклар турында кешеләрдән түгел, интернеттан күреп белә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында хәбәр итте.
«Наркотиклар проблемасы аеруча нык борчый. Росмолодежь тикшеренүләреннән күренгәнчә, беренче тапкыр наркотик кулланып карау яше 17дән 13,8 яшькә кадәр кимегән. Наркотиклар белән танышу сигез яшьтән, хәтта аннан да иртәрәк — интернаттагы уеннар, мемнар һәм роликнар аша башлана», — дип сөйләде ул.
Министр сүзләренчә, наркотиклар темасы белән беренче танышуның эмоциональ ягы бик мөһим: әгәр ул уңай булса, балада курку хисе булмый.
«Аннары ул моны уенның бер өлеше итеп кабул итә башлый, чөнки виртуаль дөньяда андый уенның нәтиҗәләре юк. Шул ук вакытта, сораштырылганнарның яртысы беренче тапкыр наркотик кулланып каравының сәбәбен кызыксыну һәм «башкалар кебек булу» теләге белән аңлата», — дип өстәде ул.
Кадыйров ассызыклаганча, төп бурыч — профилактиканың, психологик ярдәмнең һәм цифрлы этика программаларының комплекслы моделен булдыру.
«Беренче этапта безнең бурыч — ата-аналар белән эшләү, аларга балага телефон биреп, бала турында онытырга ярамаганлыгын аңлату. Уеннарның эчтәлеген, анда төрле биремнәр үтәгән өчен бирелә торган бүләкләрне карарга, тикшереп торырга кирәк», — дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз