Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров балаларга смартфонны ничә яшьтән бирергә кирәклеге турында сөйләде
Смартфон яки планшет балалар кулына 10-12 яшьтән дә иртәрәк эләгергә тиеш түгел. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде.
«Хәзер гаджет – телефоннар, планшетлар һәм башкаларга бик нык бәйлелек күзәтелә, бу бигрәк тә кечкенә балалар арасында сизелә. Минемчә, смартфоннар һәм планшетлар бала кулына 10 яшьтән дә иртәрәк эләгергә тиеш түгел, ә иң яхшысы 12 яшьтән. Әгәр бу вакытка кадәр элемтә кирәк икән, төймәле телефон белән дә эш итәргә мөмкин», - дип билгеләде ул.
Кадыйров тынычлансын һәм комачауламасын өчен балага смартфон биргән ата-аналарны гаепләде. Аның сүзләренчә, виртуаль мохитне киң куллану балаларның психофизик үсешен бозарга мөмкин.
Ясалма фәһемгә килгәндә, министр балаларны аның белән 8-9 сыйныфлардан башлап кына таныштыра башларга кирәк, дигән фикердә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз